Яңа 2026 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Саба Яңа елны каршыларга инде әзер. Купшы чыршыларда берсеннән-берсе якты утлар җемелдәшә. Урамнарда бер-бер артлы кар сыннары барлыкка килде.
Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы территориясе дә әкият дөньясына әверелде. Иң төп урынны, әлбәттә, киләсе 2026 ел символы – ат биләде, бина каршына бер-бер артлы әкияти декорациялар да чыгып басты. Аерым игътибарны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган композиция алып тора.
Безнең тырышлыкларыбыз игътибарга алынды һәм уңай бәяләнде. Оешмабыз бәйгедә лаеклы 3нче урынны яулады.
Якынлашып килүче Яңа ел белән һәммәгезне дә! 2026 ел һәркемнең күңелендә йөрткән теләкләрен, өметләрен чынга ашырсын, һәрбер гаиләгә иминлек, сәламәтлек, бәхет алып килсен.