“Ә бездә Яңа ел! Чыршы бәйрәмгә кунакка чакыра” исемле Яңа Ел бәйрәме

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

4 гыйнвар көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен “Ә бездә Яңа ел! Чыршы бәйрәмгә кунакка чакыра” исемле Яңа Ел бәйрәме оештырдылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы балалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр бала Кыш Бабайга Яңа ел шигырен сөйләде.
Барлык балаларга да Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International