Түбән Шытсу авыл җирлегенең барлык учрежденияләрендә Яңа елга багышланган чаралар үткәрелде.
2019 елның 4 гыйнварында узачак спорт чаралары:
2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ачык Беренчелек 10.00 сәгатьтә башлана.
Байлар Сабасы ш.т. п. Кыш бабай призларына Саба районы беренчелегенә өстәл теннисы буенча ачык Беренчелек 10.00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук "Нарат" боз сараенда һәм Шәмәрдән авылында тимераяклар прокаты, Байлар Сабасы бистәсендә һәм Шәмәрдән авылында чаңгы прокаты эшли, гадәти режимда йөзү бассейны эшли.
30,31 декабрь, 1 гыйнвар көнне Явлаштау авыл җирлегендәге мәдәният йортларында Яңа ел чаралары булып узды. Мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел тамашалары әзерләнде һәм Яңа ел лотереясы үткәрелде. Бәйрәм чарасы күтәренке кәеф, көлке һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. .
Яңа ел бары шатлыклар гына алып килсен. Яңа 2019 ел белән!
30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләр «Җыелыйк дуслар бергәләп зәңгәр ут яктысына...» − дип исемләнгән яңа елга багышланган маскарад-балы уздырды. Кичә әкияти театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Аннан соң бәйрәмне фойе өлешендә дәвам иттеләр. Анда матур концерт номерлары белән аралаштырылган төрле күңел ачу бәйгеләре, лотерея уеннары оештырылган иде. Бал-маскарад барлык килгән халыкның күңеленә хуш килде һәм бәйрәм дискәтүге белән тәмамланды.
30 декабрь көнне Мишә авыл җирлеге предприятиеләре катнашында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары костюмнарында иң актив « артистлар» : Убырлы карчык, Кар королевасы, Кикиморлар, Үлемсез Кощей – бию һәм музыкаль номерлар белән әкият-күңел ачу программасы үткәрделәр. Соңыннан үзләренең чыгышларын Мишә авыл җирлеге оешмалары тәкъдим итте. Бәйрәм яхшы мәдәни-эстетик дәрәҗәдә узды, анда барлык катнашучылар һәм кунаклар күңел ачтылар, ахырда бәйрәм уңаеннан бәйрәм дискотекасына чакырдылар.Шулай ук бәйрәм салюты да булды.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу куптарган, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрдән торган тылсымлы бәйрәм. 30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде. Матур костюмнар бәйрәм хисе бирде. Бу яңа ел кичәсенә килүчеләр тамашачылар гына түгел, актив катнашучылар да булды:яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Бүген, 2019 елның 2 гыйнварында Шекше авылында алкалы хоккей буенча иптәшләрчә уен узды.
Югары Симет авыл җирлегендә урнашкан балалар бакчалары һәм урта мәктәптә , балаларның күптән көтеп алган “ Яна ел” бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узды. Югары Симет авыл җирлеге.
30 декабрьдә уздырылгын “Әкияттә кунакта” дип аталагн театральләштерелгән бәйрәм тамашачылар күңелендә үзенең төрлелеге белән истә калды.
Иске Икшермә авыл җирлегенә керүче Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Өч Нарат авыллары клубларында гөрләтеп Яңа ел бәйрәмнәре узды. Яңа ел бары шатлыклар гына алып килсен. Яңа 2019 ел белән!