30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләр «Җыелыйк дуслар бергәләп зәңгәр ут яктысына...» − дип исемләнгән яңа елга багышланган маскарад-балы уздырды. Кичә әкияти театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Аннан соң бәйрәмне фойе өлешендә дәвам иттеләр. Анда матур концерт номерлары белән аралаштырылган төрле күңел ачу бәйгеләре, лотерея уеннары оештырылган иде. Бал-маскарад барлык килгән халыкның күңеленә хуш килде һәм бәйрәм дискәтүге белән тәмамланды.