Елның һәр мизгеле көтеп алына. Кыш айлары салкын һәм буранлы булуга карамастан, спорт сөючеләргә киң мөмкинлекләр ачыла. Мичән топ мәктәбендә дә спорт белән ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Алар залда волейбол, баскетбол һәм башка уеннар белән шогыльләнәләр, карлар явып көннәр салкынайткач чаңгы шуалар.Һәрвакыт спорт ярышлары үткәреп торалар.
15 январь конне Мичән топ мәктәбендә авыл советы призына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Уен киеренке рәвештэ барды. Ярышта укучылар, укытучылар һәм авыл җирлеге командасы катнашты.Укучылар командасы беренче, авыл җирлеге командасы икенче һәм укытучылар командасы өченче урыннарны яуладылар.
Саба муниципаль районының Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә шэфкать туташы Лариса Прокопьева дәвалану массаж курслары үткәрә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Яшен” җәмгыяте читтә яшәгән туганы, якыннары вафат булган кешеләргә мәрхүмнең гәүдәсен алып кайтуны оештыру буенча шушы максат өчен билгеләнгән махсус транспорт хезмәте күрсәтә башлады. (2-47-06, 2-53-70).
13нче гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында Искечә Яңа елны каршылау кичәсе үткәрелде. Кичә лотерея уены, төрле кызыклы конкурслар, жыр-биюләр белән үрелеп барды.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
2019 елның 16 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинар - киңәшмәсе булып узды. Семинарда чаралар үткәрү планнарын бирү буенча таләпләр, хисап һәм план төзү буенча Методик тәкъдимнәр каралды. Шулай ук лотерея уйнау буенча мастер-класс үткәрелде.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективының гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта катнашучылар 2019-2022 еллар чорына яңа күмәк килешүне карадылар һәм узып баручы елга йомгак ясадылар, киләсе елга планнар белән уртаклашты. Җыелышта директор-И. Х. Нургалиев, профсоюз комитеты рәисе Г. Р. Хасбиева һәм хезмәт коллективы катнашты.
12 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 2001-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча ярышлар булып узды.
13 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында һәм Түбән Симет авыл клубында өлкәннәр катнашында ,“Яңа елның тылсымлы утлары “ дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла