13 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында һәм Түбән Симет авыл клубында өлкәннәр катнашында ,“Яңа елның тылсымлы утлары “ дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Кичә матур җырларга , күңелле уеннарга бай булды , истәлекләрне яңартып аралашуга да урын табылды. Чарада катнашучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, үзләренең талантларын күрсәттеләр, бу аларга яшьнең тулы тормыш өчен комачауламавына тагын бер кат инану мөмкинлеге бирде. Кичә бәйрәм рухында , күңелле узды, чарада катнашучылар зур канәгатьлек һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар .