2019 елның 16 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинар - киңәшмәсе булып узды. Семинарда чаралар үткәрү планнарын бирү буенча таләпләр, хисап һәм план төзү буенча Методик тәкъдимнәр каралды. Шулай ук лотерея уйнау буенча мастер-класс үткәрелде.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективының гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта катнашучылар 2019-2022 еллар чорына яңа күмәк килешүне карадылар һәм узып баручы елга йомгак ясадылар, киләсе елга планнар белән уртаклашты. Җыелышта директор-И. Х. Нургалиев, профсоюз комитеты рәисе Г. Р. Хасбиева һәм хезмәт коллективы катнашты.
12 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 2001-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча ярышлар булып узды.
13 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында һәм Түбән Симет авыл клубында өлкәннәр катнашында ,“Яңа елның тылсымлы утлары “ дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла
Дәүләт хезмәтләре Порталы аша эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр җибәрә аласыз (gouslugi.ru).
Мамалай балалар бакчасында “Чыршы тарихы-2019” дип исемләнгән бал-маскарад узды.
Иске Икшермә авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чара узды. Әлеге чарада авыл халкы да актив катнашты.
2019 елның 13 гыйнварында Сатыш авыл мәдәният йортында Искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган чара булып узды. Чара музыкаль концерт номерлары һәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Сатыш авылы халкы бу чарада актив катнашты.
13 нче январь көнне Шекше мәдәният йортында "Хуш киләсең Яңа ел!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе һәм лотерея уены оештырылды. Кичә барышында барлыгы 240 билет уйнатылып, халык бүләкләр алды. Аеруча бәхетлелләргә бәйрәмнең төп призлары- термопот, баскыч, блендер, миксер, чәйнек, үтүк кебек зур бүләкләр чыкты. Спонсорларыбыз тарафыннан бирелгән 500-1500 сумлык сертификатлар, 1ц фураж, Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертына чакыру билеты да үз ияләрен тапты. Халык уеннарда катнашып күңел ачты, үзешчәннәр чыгышын карап ял итте. Бәйрәм чарасы Шекше авыл китапханәсе мөдире Ф.Фазылова белән берлектә оештырылды.