Мамалай балалар бакчасында “Чыршы тарихы-2019” дип исемләнгән бал-маскарад узды.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Мамалай балалар бакчасында “Чыршы тарихы-2019” дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәмгә Шүрәле белән Убырлы карчык та килгән иде, алар бәйрәмнең төп бизәлеше -чыршыны урлап киттеләр. Ләкин Кыш бабай чыршыны кайтарырга булышты һәм бәйрәм дәвам итте. Кыш бабайның оныгы- Кар кызы үзенең дуслары белән “Кар бөртеге” биюен биеделәр. Соңрак супер-геройлар үзләренең биюләре белән Кыш бабайны сөендерделәр. Бакчабызның кечкенә төркеме “Гномнар” биюен биеделәр. Бакчабызда тәрбияләнүчеләр Кыш бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, чыршы әйләнәсендә җырларын җырладылар һәм Кыш бабайдан күп бүләкләр алдылар.

Бәйрәм бик күңелле үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International