Саба муниципаль районының Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә шэфкать туташы Лариса Прокопьева дәвалану массаж курслары үткәрә. Массаж ясауның төп бурычлары: кан йөрешен яхшырту, имун системасын ныгыту, мускулларның киеренкелеген киметү, буыннарны ныгыту, шешләрне киметү, матдәләр алмашын яхшырту, психик хэләтне яхшырту, үткәрелгән дәвалау чаралары организмны ныгыта, иммунитетны кутәрә, ял итүчеләргә унай яктан тәэсир итә.