Яңа ел - әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Яңа ел алдыннан Югары Симет мәдәният йортында күптән көтелгән бәйрәм — мәктәп укучыларының бәйрәме булды. Балалар баштан ук Яңа ел маҗараларының бәйрәм атмосферасына чумдылар, Анда безнең мәктәп укучылары Кикимора, Убырлы карчык һәм башка персонажлар образларында кызыклы тамаша күрсәттеләр. Балалар бәйрәмдә иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабайны һәм Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Программада биюләр, җырлар, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Күңелле уен программасы барысын да әкият дөньясына чакырды. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Тамашадан соң барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.