Мичән авыл җирлегендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары.

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Елның һәр мизгеле көтеп алына. Кыш айлары салкын һәм буранлы булуга карамастан, спорт сөючеләргә киң мөмкинлекләр ачыла. Мичән топ мәктәбендә дә спорт белән ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Алар залда волейбол, баскетбол һәм башка уеннар белән шогыльләнәләр, карлар явып көннәр салкынайткач чаңгы шуалар.Һәрвакыт спорт       ярышлары         үткәреп     торалар.
         15 январь конне Мичән топ мәктәбендә авыл советы призына  хатын-кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Уен киеренке рәвештэ барды. Ярышта  укучылар, укытучылар һәм авыл җирлеге командасы катнашты.Укучылар командасы беренче, авыл җирлеге командасы икенче һәм укытучылар командасы өченче урыннарны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International