ООО "Игенче" җәмгыятендә еллык отчет җыелышы үтте.
2019 нче елның 27 нче гыйнварында Тимершык мәктәбе базасында 2004 елгы һәм аннан зуррак малайлар һәм кызлар арасында (“В” группасы) һәм 2005 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды.
Шәмәрдәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Маметов Хәмит Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләнде.
Олы Кибәче авылында арендага торак төзү тәмамаланып килә, бары тик йортны җиһазландыру эшләре генә калды. Төзелешне "ПМК-159" җәмгыяте башкара.- Олы Кибәче авыл җирлеге
Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә ике йорт төзелә. Берсе төзелеп бетеп шушы көннәрдә хуҗаларына тапшыру дәрәҗәсенә килеп җитте.
26 январь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында студентлар көненә багышланган,«Студентлар кичәләре! " дигән конкурс программасы булып узды. Чараның башлануы катнашучыларны бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре белән таныштыру булды. Яшьләр зирәклек, җитезлек һәм эрудиция буенча төрле ярышларда бик теләп катнаштылар.
Чара ахырында студентлар белән берлектә стенгазета чыгарылды.
ООО "СХП Нырты" хуҗалыгында еллык отчет җыелышы үтте.
2019 елның 26 гыйнварында Можга шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) «Родник» чаңгы базасында кышкы триатлон буенча Россия Кубогының III этабы узды.
Районыбызда социаль-көнкүреш объектлары һәрдаим күз уңында, булганнары ремонтлана, яңалары төзелә. Мәсәлән, Саба район үзәк шифаханәсенә 2018нче елда капиталь ремонт ясалды. Районыбызның сәламәтлек саклау тарихы XIX гасырның 80нче елларына ук барып тоташа. 1881нче елда Нырты авылында беренче йогышлы авыруларны дәвалау шифаханәсе төзелә. Баш табиб итеп Михаил Александрович Николаев билгеләнә.
20 нче гыйнвар көнне Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Саба районы беренчелегенә Явлаштау авылында чираттагы уенын үткәрде.
Уен нәтиҗәләре: Шекше-Арташ: 5-1; Шекше –Шыңар: 13-3.