Районыбызда социаль-көнкүреш объектлары һәрдаим күз уңында, булганнары ремонтлана, яңалары төзелә. Мәсәлән, Саба район үзәк шифаханәсенә 2018нче елда капиталь ремонт ясалды. Районыбызның сәламәтлек саклау тарихы XIX гасырның 80нче елларына ук барып тоташа. 1881нче елда Нырты авылында беренче йогышлы авыруларны дәвалау шифаханәсе төзелә. Баш табиб итеп Михаил Александрович Николаев билгеләнә. Хәзерге район үзәк шифаханәсенең баш табибы итеп 1985нче елда Зөфәр Фәсхетдинович Сираҗиев билгеләнә. Хәзер исә “Татарстанның атказанган табибы” исемен йөртүче З.Ф.Сираҗиев лаеклы ялда, аның эшен Марат Рафаэль улы Йосыпов дәвам итә. Шифаханәдә 69 табиб, 229 урта медицина хезмәткәре эшли. Көн дә шифаханә юлын таптарга туры килмәсә дә, якты һәм җылы бинада якты караш белән каршы алсалар, барлык сырхауларың да онытылып киткән кебек була.