ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

26 гыйнвар көнне Байлар Сабасында Timerman төнге чаңгы ярышында 350 дән артык спортчы катнашты. Суык булуга карамастан, ярышларга Россиянең 7 төбәгеннән вәкилләр килде һәм стартка чыкты.

Икшермә кадет интернат – мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее  базаларында   КВН  мәктәп Лигасының ярымфинал уеннары булып  узды

Тэги: Мәгариф идарәсе

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 75 ел тулды. Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан,  “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы” китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән Хәтер сәгате үткәрелде. Өлкән китап укучы Галиев Наил Тимергалиевич   документаль фактларга таянып бу көннәр турында сөйләде. Китапханәче “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы”  күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!

Аэробика балалар өчен мавыктыргыч спорт төре булып тора, аны балалар бик яратып, күңелле уен буларак кабул итәләр. Аэробика вакытында үткәрелә торган физик йөкләнешләр гадәти классик күнегүләргә караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Аэробика белән даими шөгыльләнүләре нәтиҗәсендә балаларның активлыгы яхшырып кына калмый, шулай ук яшь организмның барлык мөһим функцияләре дә сәламәтләндерелә.

“Тургай " приютында аэробика дәресләре даими уза. Балалар сәламәтлекне үстерүгә юнәлтелгән күп сандагы күнегүләрне башкаралар. Музыкаль ярдәм дәреснең эмоциялелеген арттырды,  уңай кичерешләр тудырды.

27 январь көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йортында “Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел” – дигән темага балалар белэн мэгълумат сэгате уткэрелде. 900 конлек Ленинград камалышы , нэкъ менэ шушы конне озелэ. Бу коточкыч сугышта 700 мен кеше һалэк була. 1941- 1944 еллардагы Ленинград сугышы оборонасы һэм блокадасы Боек Ватан сугышы чорындагы каһарманлык символы ул. Аларнын батырлыгы мэнгелек.!

28.01.2016 " Саба РҮХ» ДАССО җирлегендә маммография эшли.

Барлык теләүчеләрне, эш режимы 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр чакырабыз.

         Хөрмәтле Саба районы халкы һәм безнең сайтка керүчеләр!

         Киләчәктә Байлар Сабасы район үзәгендә З. Йосыпов урамы буендагы (социаль яклау бинасы каршында, “Әллүки" балалар бакчасы янында) паркны төзекләндерү планлаштырыла. Төзекләндерү барышында гамәлдәге сугышчы-интернационалистларга куелган монументны урында калдыру күздә тотыла.  

         Хөрмәтле дуслар, сезне яңа паркның эскиз проектын (төзекләндерү вариантларын) төзүдә, шулай ук әлеге паркка исем уйлап табуда катнашырга чакырабыз.

         Эш барышында паркның балалар бакчасы, гимназия, «Саба-Арена» спорт комплексы, хоккей тартмасы, йөгерү юлы белән футбол кыры, шулай ук һәлак булган сугышчыларга куелган монумент белән янәшә торыуын да исәпкә алырга кирәк.

         Төзекләндерү планы һәм яңа паркка атама бирү буенча тәкъдимнәр 2019 елның 31 гыйнварына кадәр Elmir.Ramazanov@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.

         Төзекләндерү планын булдыру өчен парк территориясенең план-схемасы урнаштырылган.

   Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы (алга таба – килешү) турында килешү имзаланды (теркәлә).

   Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

   Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында " Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).

   Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр 5 статья нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27 статьясы. 

   Әлеге мәгълүматны халыкка җиткерү максатыннан министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек " әзерләнде (кушымта итеп бирелә).


27
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

КИБЕРФУТБОЛ БУЕНЧА ГВАРДИЯ ТУРНИРЫ

 

27 нче гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” нең “ЯШЬ ГВАРДИЯ” се иҗтимагый оешмасы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча “ГВАРДИЯ ТУРНИРЫ” булып узды. Әлеге чарада 14-30 яшь Саба, Арча, Балтач районнарыннан 16 киберфутболчылар катнашты. Ярыш олимпия системасы буенча узды.

Чараның нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. Ярышның җиңүче итеп Арча районыннан Салават Хайретдинов танылды, ә 2, 3 һәм 4 нче урыннарны Арча районыннан Булат Хәйретдинов, Балтач районыннан Әзскәр Мөшәрәпов һәм Саба районыннан Алмаз Нигмәтҗанов  бүлештеләр.

20 нче январь көнне Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасы Саба районы беренчелегенә Явлаштау авылында чираттагы уенын үткәрде.

Уен нәтиҗәләре: Шекше-Арташ: 5-1; Шекше –Шыңар: 13-3.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International