Байлар Сабасында Timerman төнге чаңгы ярышы

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

26 гыйнвар көнне Байлар Сабасында Timerman төнге чаңгы ярышында 350 дән артык спортчы катнашты. Суык булуга карамастан, ярышларга Россиянең 7 төбәгеннән вәкилләр килде һәм стартка чыкты.

Балалар ярышында40 спортчы уңышлы старт алды һәм финишка килде. Һәркем үз дистанциясен узды һәм лаеклы медаль алды.

15 чакрымга  узышта 100дән артык спортчы старт алды. Абсолют зачетта җиңүчеләр:

Ирләр:

1 урын: Миңнегулов Руслан, вакыт: 38: 43 (Байлар Сабасы))

2 урын: Лаврентьев Антон, вакыт: 38: 58 (Минзәлә)

3 урын: Ганиев Даниль, вакыт: 40: 04 (Байлар Сабасы)

Хатын-кызлар:

1 урын: Вәлиева Рамилә, вакыт: 46: 55 (Яр Чаллы)

2 урын: Суслова Галина, 49: 30 (Яшел Үзән ))

3 урын: Печерица Людмила, вакыт: 57: 43 (Яр Чаллы)

Биш чакрымга узышта 115 спортчы катнашты, менә бу дистанциядә җиңүчеләрнең исемнәре:

Ирләр:

1 урын: Шакиров Рамил, вакыт: 13: 51 (Шәмәрдән)

2 урын: Вайисов Улугбек, вакыт: 14: 04 (Шәмәрдән)

3 урын: Горюнов Денис, вакыт: 14: 05 (Казан)

 

Хатын-кызлар:

1 урын: Сөләйманова Камилә, вакыт: 16: 17 (Байлар Сабасы)

2 урын: Хәбирова Сабина, вакыт: 16: 18 (Байлар Сабасы)

3 урын: Теплых Оксана, вакыт: 17: 51 (Яр Чаллы)

Шулай ук үз категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Җиңүчеләрдән безнең район вәкилләре:

Хатын-кызлар:

50-59 яшь категориясе Миңниханова Гөлсем, вакыт: 1:12:28, 1 урын

18-29 яшь категориясе Хафизова Альбина, вакыт: 1:09:20, 1 урын

Ир-атлар:

50-59 яшь категориясе Шакирҗанов Дамир, вакыт: 46: 15, 1 урын

40-49 яшь категориясе Алякимов Рушан, вакыт: 50-44, 1 урын

30-39 яшь категориясе Ганиев Даниль, вакыт: 40: 04, 1 урын

18-29 яшь категориясе Миңнегулов Руслан, вакыт: 38: 43, 1 урын

Районыбыз спортчыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International