КВН мәктәп Лигасының ярымфинал уеннары

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар Иҗат үзәге,  Икшермә кадет интернат – мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее  базаларында   КВН  мәктәп Лигасының ярымфинал уеннары булып  узды. Уеннарда район мәктәпләренең 13 КВН командасы узара көч сынашты. Һәр команда узләрен сәхнәдә иркен тотты, чыгышларның  юмор хисенә бай  булулары белән аерылып торды, залны позитив энергия белән тулыландырып бердәм команда икәннәрен күрсәтә алдылар.  Жюри карары буенча финал уеннарында Олы Кибәче, Завод Нырты, Явлаштау урта, Юлбат төп мәктәпләре, Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицее командалары чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International