ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2019 ел
җомга

  Хезмәтне саклау һәм шартлар мәсьәләләрен пропагандалау, хезмәт иминлеге өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, хезмәтне саклау дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатларында Россия Хезмәт министрлыгы һәм Роструд ярдәме белән «АКТИОН-МЦФЭР» медиагруппасы һәм Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә 2019 елгы хезмәтне саклау белгечләре өчен түләүсез бөтенроссия олимпиадасын үткәрә.
 

1 нче февраль көнне “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия” Саба җирле бүлеге штабы  Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә районыбызның 14 яше тулган гражданнарына паспорт тапшыру тантанасын уздырды. Барлыгы 12 кешегә паспорт тапшырылды.

31 гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында халык җыены булып узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы А. А. Гәрәев 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Җыелышта шулай ук полиция участок уполномоченные Гатин М. М, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А. Р, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов И. И., Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы Якубова Ф. Ш., салым инспекциясе вәкиле Хәбибуллин К. Р. чыгыш ясады.

Гражданнар җыенында Иске Мичән авыл мәдәният йорты холлында күргәзмә оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ООО "Саба" җәмгыятенең Явлаштау бригадасында еллык отчет җыелышы үтте.

Мишә авыл җирлегендә “Балык -булсын!”экологик акциясе

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Кыш – балаларга чаңгы спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлеген куллану өчен искиткеч вакыт.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба районы хуҗалыкларында 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау бара. Бүгенгесе көнгә 2021 тонна тәэсир итүче матдә ашлама тупланган, 1 гектар чәчүлек мәйданына  39 кг тәэсир итүче матдәдә минераль ашлама туры килә.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәре − А.М.Валиева «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Кушыл син дә, җырлыйк бергә!» − исеме астында ял кичәсе оештырды. Кичә барышында А.М.Валиева өлкәннәр белән бергәләп элекке вакытларны искә алдылар, шулай ук һәркемгә дә таныш булган татар җырларын гармун белән күңелле итеп җырладылар.

20 январь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Кышкы моннар " дип исемләнгән концерт булды. Кыш- елнын ин матур вакыты. Бураннары, салкыннары булса да,  акка кумелгән кышны һәркем ярата.  Концертта  кыш турында шигырьләр, жырлар янгырады, матур биюләр башкарылды. Концертта Мишәбаш мәдәният йорты узешчәннәре дә катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Подрядчы оешма ҖЧҖ "Строй- Металл 43" тарафыннан, Саба муниципаль районынында урнашкан "Утернясь авылында авыл клубы бинасын ремонтлау"объекты буенча төзелеш эшлэре тәмамланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International