1 нче февраль көнне “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия” Саба җирле бүлеге штабы Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә районыбызның 14 яше тулган гражданнарына паспорт тапшыру тантанасын уздырды. Барлыгы 12 кешегә паспорт тапшырылды.