Мишә авыл җирлегендә “Балык -булсын!”республика күләмендәге акция кысаларында, балык үлүгә юл куймау буенча чаралар үткәрелде. Бозда лункалар тишелде. Соңыннан җыелган камыш бәйләмнәрен лункаларга урнаштырып, алар тиз катмасын өчен кар белән капланды.