ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2025 ел
җомга

Тренерыбыз Бобылев Николай Владиславович Татарстан Республикасы чемпионатында җиңүче булды. Зур уңышлар телибез! Ул һәрвакыт сезнең белән булсын, аның ярдәмендә теләсә нинди проблемалар хәл ителсен, ә тормыш искиткеч матур, яктырак һәм шаккаткыч булсын!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (алга таба — Росмолодежь) бөтенроссия яшьләр форумнарына (алга таба – форумнарга) гариза бирү кампаниясенә старт бирде.

#Мөмкинлекләрмарафоны туры эфиры 2025 елның 15 апреле 14:30 да

Туры эфирга тоташтыру өчен сылтама: https://vk.com/video-71695567_456241052


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

    9 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты, хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Яңа гасырга - Сәламәт буын” исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Район хастаханәсе психологы Лариса Наилевна һәм илне саклау фонды җитәкчесе Әлфия Маннановна, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Ахматгалиевич, Керәнне  авылында яшәүче, уллары махсус хәрби операциядә хәлак булган,  Гыймадиев Мәннүр һәм Фәнүзәләрнең өйләрендә булып, алар белән әңгәмә кордылар, узләренең психолог киңәшләрен бирделәр. “Алга таба да сораулар туса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз, без ярдәмгә һәрвакыт килербез”- диделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

 «Оникс» укучыларын ГТО билгеләре белән бүләкләү.

Тэги: ОДМС ГТО Саба

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр кайтарту максатыннан, Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында, йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кура сүтү эшләре даими үткәрелеп тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Төзекләндерү айлыгы кысаларында 10 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тирә-юньне чистартуда катнаштылар. Кирәкле кирәк-яраклар белән коралланып, чүп-чардан, кипкән үләннән һәм былтыргы яфраклардан газоннарны җыештырдылар, агач-куакларны тәртипкә китерделәр.

         Өмә-ул яхшы традиция һәм ачык һавада бергәләп аралашуның менә дигән ысулы. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, ә интернат-йортның чиста, каралган территориясе күзне сөендерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында йөкле пациентлар өчен атналык дәрес булды. 

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International