Төзекләндерү айлыгы кысаларында 10 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тирә-юньне чистартуда катнаштылар. Кирәкле кирәк-яраклар белән коралланып, чүп-чардан, кипкән үләннән һәм былтыргы яфраклардан газоннарны җыештырдылар, агач-куакларны тәртипкә китерделәр.
Өмә-ул яхшы традиция һәм ачык һавада бергәләп аралашуның менә дигән ысулы. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, ә интернат-йортның чиста, каралган территориясе күзне сөендерә.