8 май көнне Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг уткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылды. Җирлек башлыгы Ахмадуллин И.Р, Саба муниципаль районы МПП ЖКХ начальнигы Хабибуллин И.Г., урта мәктәп директоры Гарифуллин Р., ветераннарны бәйрәм белән котладылар, ихлас теләкләрен теләделәр. Мәктәп укучылары катнашында башкарылган, сугышчан теманы уз эченә алган җыр һәм шигырьләр ветераннарны кабат сугыш елларына алып кайтты, хатирәләрен яңартты. Митинг сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алып бер минут тынлык һәм обелискка венок салу белән тәмамланды. Митингтан соң ветераннар, килгән кунаклар мәдәният йортында әзерләнгән чәй табынына чакырылды. Алар хөрмәтенә “Ромашка” ясле –бакчасы коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә әзерләнгән бәйрәм конөерты куелды. Ветераннар чәй табыны артында кабат үзләренең авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.
8 май көнне Саба район үзәк китапханәчеләре, музей һәм ОАО “Сабыагрохим” хезмәткәрләре Мотыгуллина урамыннан Объездной юлына кадәрге елгада чистарту эшләрен башкардылар. Өмәдә барлык хезмәткәрләр актив катнашты.
8 май көнне Саба муниципаль районы Мишә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг, тантаналар узды.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм яшәүчеләр әлеге парадта бик теләп катнаштылар. Ленинград блокадасында яшәгән Исхаков Ренат Садыйк улын бәйрәм белән котладылар.
Митинг-бәйрәм, гадәттәгечә, һәлак булган солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре хәтереннән
Подрядчы оешма ШЭ Таипов тарафыннан "Юлбат торак пунктында Мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта түбә ябу эшләре бара.
2019 елның 8 маенда Байлар Сабасы бистәсе зиратында Саба районы ветераннар советы Дан орденының тулы кавалерлары Мутыйгуллин Абдулла Мутыйгулла улының каберен япты.
7 май көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты белгечләре Саба интернат-мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Безгә 41 нчене онытмаска, 45 енчене данга күмәргә!" дигән тантана үткәрделәр. Анда сугыш чоры балалары һәм ятимнәре, тыл хезмәтчәннәре, җирле халык катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм программасы тантаналы митинг белән башланып китте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре адресына котлау сүзләре белән авыл мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. З. чыгыш ясады. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларны һәм вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Валимухаметовлар һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митингтан соң авыл мәдәният йортының тамаша залында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Безгә яшәргә һәм истә тотарга!" дип исемләнгән тантаналы концерт булып узды. Кунакларны бәйрәм белән котларга интернат-мәктәп балалары килгән иде. Алар тамашачыларга биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Саба интернат-мәктәбе директоры Нуриева Д. Б. кунакларны ихлас һәм җылы сүзләр белән котлады. Авыл үзешчәннәре башкаруында сугыш елларының иң яхшы җырлары һәм заманча җырлар яңгырады. Тантана ахырында тыл ветераннарына, сугыш чоры балалары һәм ятимнәренә күчтәнәчләр өләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.
7 май көнне Олы – Нырты мәдәният йортында китапханэче белэн берлектэ “ Җырларым сез шытып йөрәгемдә ил кырында чәчәк аттыгыз” – дигән тема астында сугышчан җырларның тарихы турында тематик кичә уздырылды. Кичәдә катнашучылар сугышта һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Йөрәкләрне тетрәндергән җырларны бергәләп башкардылар.
Агачлар утырту һәм өмә.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.