Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләре Саба муниципаль районында узган «Бердәм Урман утырту көне» акциясендә катнашты. Һава торышы начар булуга карамастан, Идарә хезмәткәрләре идарә алдына куелган барлык бурычларны үтәделәр: бүлеп бирелгән кишәрлекне чүп-чардан чистарту һәм Сабинка елгасы яр буенда агачлар утырту.