«Безгә 41 нчене онытмаска, 45 енчене данга күмәргә!"

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7 май көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты белгечләре Саба интернат-мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Безгә 41 нчене онытмаска, 45 енчене данга күмәргә!" дигән тантана үткәрделәр. Анда сугыш чоры балалары һәм ятимнәре, тыл хезмәтчәннәре, җирле халык катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм программасы тантаналы митинг белән башланып китте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре адресына котлау сүзләре белән авыл мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. З. чыгыш ясады.  Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларны һәм вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Валимухаметовлар һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митингтан соң авыл мәдәният йортының тамаша залында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Безгә яшәргә һәм истә тотарга!" дип исемләнгән тантаналы концерт булып узды. Кунакларны  бәйрәм белән котларга интернат-мәктәп балалары килгән иде.  Алар тамашачыларга биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Саба интернат-мәктәбе директоры Нуриева Д. Б. кунакларны ихлас һәм җылы сүзләр белән котлады. Авыл үзешчәннәре башкаруында сугыш елларының иң яхшы җырлары һәм заманча җырлар яңгырады. Тантана ахырында тыл ветераннарына, сугыш чоры балалары һәм ятимнәренә күчтәнәчләр өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International