ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнне Сатыш авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинглар үткәрелде. Бәйрәмдә Сатыш авыл җирлегеннән Саба районы депутаты Бикмухаметов З.М., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. , ООО Саба Сатыш Сатыш җәмгыяте җитәкчесе Сәүбанов Ф.Г. Г. ветераннарны котладылар. Балалар авыр сугыш еллары һәм Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр, сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Мәдәният йорты һәм Сатыш урта мәктәбе белән берлектә тематик концерт оештырылды. Шул ук вакытта тыл ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26-27 апрель көннәрендә Чиләбе шәһәрендә гер спорты буенча клублар арасында Россия Ачык Чемпионаты узды.

       8 май көнне Югары Симет һәм Түбән Симет авылларында совет гаскәрләренең фашистлар Германиясен җиңүенә 74 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды. Югары Симет авыл җирлеге. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

     Георгий тасмасы 26 ноябрь көнне 1769 император Екатерина II тарафыннан оештырылган Изге Георгий Победоносец солдат орнаментына тасманы алып бара. Бу тасмалар солдатның аерым аерым аерым аерым хөрмәтләү билгесе буларак, СССРның бүләкләү Системасына кертелгән. Ул бик мактаулы «солдат» орденының коесы тылган. 

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинглар үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Саба ҮРХ коллективы өмәдә актив катнашты.

8 май көнне Иске Икшермә авылы җирлегенә керүче авылларда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73-еллыгына багышланган парад узды. Әлеге парадта районның Башкарма комитеты башлыгы Марат Рәшит улы, Иске Икшермә җирлеге башлыгы Нияз Наил улы, КФХ “Мухаметшин З.З.” башлыгы Зөфәр Зиннәт улы, ветераннар союзы рәисе Илдус Усман улы, ветеран Нурислам Фархулла улы, Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе,  Икшермә балалар бакчасы “Кояшкай”, авыл клублары катнашып котлауларын җиткерделәр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Бүген Килдебәк авылында сугышта һәлак булганнарга куелган обелиск янында Бөек җиңүгә багышланган митинг булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

8 майда стационар эретмә төеннәрен эшләтеп җибәрү буенча киңәшмә узды.
 

8 май көнне Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг уткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның  тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылды. Җирлек башлыгы Ахмадуллин И.Р,  Саба муниципаль районы МПП ЖКХ начальнигы Хабибуллин И.Г.,  урта мәктәп директоры Гарифуллин Р., ветераннарны бәйрәм белән котладылар, ихлас теләкләрен теләделәр. Мәктәп укучылары катнашында башкарылган, сугышчан теманы уз эченә алган җыр һәм шигырьләр ветераннарны кабат сугыш елларына алып кайтты, хатирәләрен яңартты.  Митинг сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алып бер минут тынлык һәм обелискка венок салу белән тәмамланды.  Митингтан соң ветераннар, килгән кунаклар мәдәният йортында әзерләнгән чәй табынына чакырылды. Алар хөрмәтенә “Ромашка” ясле –бакчасы коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә әзерләнгән бәйрәм конөерты куелды. Ветераннар чәй табыны артында кабат  үзләренең авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International