ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. ТАССР төзелү Татарстанның барлык халыклары тормышында зур тарихи вакыйга булып тора. Бу уңайдан 19 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Татарстан-бай төбәк!» - исеме астында, истәлекле датага багышланган «Могҗизалар кыры» уены оештырдылар.

Тэги: Мәдәният Бүлеге ТАССРга 100 ел

Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы уен мәйданчыгы,  яңа уен корылмалары белән җиһазландырыла.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба районы Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыбыз Мөхәммәтгалиев Илдус Фәхретдин улының 60 яшьлек юбилее булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Әбрар Кәримуллин  исемендәге район китапханәсе  «Китап киштәләренең  хәзинәләре » дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү оештырды. Китап күргәзмәсендә укучыларда  иң күп кызыксыну уята торган татар һәм рус әдәбиятының әсәрләре тәкъдим ителде.

     Китапханәнең җәйге уку залында тәкъдим ителгән заманча әдәбият аеруча игътибарга лаек иде . Узып баручы хәрбер кеше җәйге китапханәдә куелган китаплар белән таныша алды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Быел, 2019 елда, Иске Икшермә авыл җирлегендә административ бина төзи башладылар. Бүгенге көндә бина төзелеше тулы куәтенә бара: тышкы төзелеш эшләре тәмамланып, бары тик эчке бизәкләү эшләре генә кала.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Кичә, 2019 елның 18 июнендә, Байлар Сабасы бистәсенең пляж волейболы мәйданчыкларында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 ел сезоны ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының чираттагы уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы, Шәмәрдән зонасы).

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда  авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам итә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

На время летних каникул в ООО «Игенче» на основании трудового договора организовано трудоустройство учеников.

     20 июнь көнне 16: 00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының актлар залында азык-төлек продуктларын җитештерү һәм аның әйләнеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узачак. Районның азык-төлек продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләрен (вәкилләрен) чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International