2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. ТАССР төзелү Татарстанның барлык халыклары тормышында зур тарихи вакыйга булып тора. Бу уңайдан 19 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Татарстан-бай төбәк!» - исеме астында, истәлекле датага багышланган «Могҗизалар кыры» уены оештырдылар. Уенда 9 катнашучы катнашты, ә Мәүлетова Динә Нияз кызы җиңүче булып танылды.
Чара барышында катнашучылар Татарстан турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматләр белделәр: тарих, күренекле шәхесләр, истәлекле урыннар, милли бәйрәмнәр, Татарстан символикасы турында. Ватанга мәхәббәт-һәр кеше өчен иң мөһим хис.