Унберенче заезда Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Гумерова А.М. тарафыннан ,ял итүче өлкәннәребез белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп бара.
Курсабаш авылында яшәүче Шайнуровлар гаиләсе "ярдәмләшеп үсәбез" Яшь Гаиләләр конкурсында җиңүче булды.
Җиңүчеләр гаилә киләчәк һөнәрен үзләштерәчәк - "сити-фермер": моның өчен алар прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү программасы узачак һәм ел дәвамында яшь гаиләләр Экобоксларда үсемлекләр үстерәчәк (үсемлекләрнең үсүе һәм җимеше өчен барлык шартлар тудыручы ябык экосистемадан гыйбарәт җиһазлар)
Бүләкләү тантанасында катнаштылар:
«Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Габделхаев Ральф, Арт-директор Шакирҗанова Лилия һәм Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы.
Шайнуровлар гаиләсен конкурста җиңүләре белән котлыйбыз!
ТАССРның 100 яшьлек юбилеена багышлап Курсабаш мәдәният йортында “Без – Татарстан балалары! “ дигән чара уздырылды.
Бу көннәрдә Курсабаш һәм Югары Утар авыллары арасында юлда ремонт эшләре алып барыла. Бу эшләрнең максаты: юлда барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерү .
19 нчы июнь көнне Пүкәл авыл китапханәсе “Наркоитикларсыз тормыш” дигән наркотикларга каршы айлык кысаларында “Не сломай свою судьбу” исеме астында китап күргәзмәсе оештырды.Күргәзмә янында әңгәмә һәм китаплар күзәтү үткәрелде.
15 июнь көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән табигать кочагына поход оештырдылар. Балалар суның файдасы турында һәм аны сакчыл кулланырга кирәклеге турында белемнәрен ныгыттылар. Чишмәләрне чиста тотарга, аларны пычратмаска кирәклеген аңладылар. Соңыннан балалар белән күңелле һәм хәрәкәтле уеннар уйналды.
Олыяз авылында Олыяз мэдэният йорты, Эзмэ урта мэктэбе hәм"Чэчкэ" балалар бакчасы белэн берлектэ балалар өчен «Мәйдан» дип исемләнгән Сабантуй үткәрде. Балалар төрле уеннарда: капчык киеп йөгерү, тауга каршы йөгерү, аркан тартышу hәм башка төрле уеннарда бик теләп катнашты. Бәйрәмгә килгән барлык балалар да бүләкләр белән кайтып китте.
2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. ТАССР төзелү Татарстанның барлык халыклары тормышында зур тарихи вакыйга булып тора. Бу уңайдан 19 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Татарстан-бай төбәк!» - исеме астында, истәлекле датага багышланган «Могҗизалар кыры» уены оештырдылар.
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы уен мәйданчыгы, яңа уен корылмалары белән җиһазландырыла.