Буген 20 июнь көнне Саба район балалар китапханәсенә Шыңар урта мәктәбе лагере "Дуслык" кунакка килде. Алар китапханә белән танышып, китапханә буйлап кызыклы экскурсиядә булдылар, аннары безнең җәйге уку залында төрле журнал һәм китаплар укыдылар.
"Шатлык" балалар бакчасы да безнең җәйге уку залыннан читтә калмады. Нәни укучыларыбыз Саба район балалар китапханәсенә килеп саф хавада журнал һәм китаплар укыдылар, фотозонада истәлеккә фотолар төшеләр. Безнең җәйге уку залына рәхим итегез!!!
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.
Буген 20 июнь көнне Саба район балалар китапханәсенә Шыңар урта мәктәбе лагере "Дуслык" кунакка килде. Алар китапханә белән танышып, китапханә буйлап кызыклы экскурсиядә булдылар, аннары безнең җәйге уку залында төрле журнал һәм китаплар укыдылар.
"Шатлык" балалар бакчасы да безнең җәйге уку залыннан читтә калмады. Нәни укучыларыбыз Саба район балалар китапханәсенә килеп саф хавада журнал һәм китаплар укыдылар, фотозонада истәлеккә фотолар төшеләр. Безнең җәйге уку залына рәхим итегез!!!
Бүген Татарстан Росреестры «Россия» ДТРК төшерү төркеме белән берлектә кичке яңалыклар өчен теплицаларны теркәү буенча сюжет әзерләде. Спикер булып Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева чыгыш ясады.
8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары катнашында хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Гәрәев, район хакимияте вәкиле Р.Г.Исмагилов тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Мичән" бүлекчәсе" идарәчесе Р.Р.Шәймарданов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Сәйфетдинов Ф.Я. тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты.
2019 нчы елгы сабан туеның баш батыры, Иске Мичән авылыннан чыккан,хәзергесе вакытта Арча районында яшәүче егет, Мөбәрәкшин Р.Р. калды.
Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.
1 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Календарьда июнь ае. Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен азык әзерләүгә караганда да мөһимрәк бурыч юк. Иң беренче чиратта алар эре мөгезле терлекләр өчен күпьеллык үләннәрне чабудан печән һәм сенаж әзерлиләр. Һава торышы бик яхшы тора. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бригадасында сенаж әзерләү эшләре тулы куәтенә бара.
Явлаштау урта мәктәбе каршында оешкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар өчен көн саен төрле кызыклы чаралар, конкурслар, экскурсияләр уздырыла. Укучылар бирегә бик теләп йөриләр.
Олы Нырты авыл китапханәчесе Россия көне уңаеннан " Россия - это мы" дигән темага асфальта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Китапханәдә " Символы нашей Родины " мәгьлүмәт сәгате уздырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды .