Һөнәр-аңлы рәвештә сайланган юнәлеш ул, син аңа күп көч һәм вакыт сарыф итәсең. Характерның сәләте һәм сызыклары синең эшчәнлек төренә туры килергә тиеш. 19 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре һөнәр елы кысаларында Шарташ мәдәният йортының ике кыры һәм китапханәче "Мин һәм минем булачак һөнәрем"дигән темага экскурсия үткәрде. Укучылар хәрби-хисап хезмәткәре, ветеринария табибы, сатучы, почта бүлеге мөдире, авыл җирлеге секретаре һөнәрләре белән таныштылар. Аларның һәркайсы үз эше турында кыскача мәгълүмат бирде. Балалар кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Районның предприятиеләре һәм Иҗат үзәге белгечләре белән берлектә "Saba Balahoner" муниципаль программасы буенча эш дәвам итә.
Подрядчы оешма ҖЧҖ "ПМК - Мелиорация" тарафыннан "ш.т.п Байлар Сабасында хоккей мәйданчыгы төзелеше" һәм "Ш.т.п. Байлар Сабасында УПС төзелеше" буенча нигезен эшлэу башкарыла.
Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында Чемпионат. (Шәмәрдән зонасы)
Елыш авылында мәчет төзелеше дәвам итә. 15 июнь көнне манарага ярымай куелды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «үз белдеклелек белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу " темасына үткәрелгән видеоконференциядә катнашты.
Буген 20 июнь көнне Саба район балалар китапханәсенә Шыңар урта мәктәбе лагере "Дуслык" кунакка килде. Алар китапханә белән танышып, китапханә буйлап кызыклы экскурсиядә булдылар, аннары безнең җәйге уку залында төрле журнал һәм китаплар укыдылар.
"Шатлык" балалар бакчасы да безнең җәйге уку залыннан читтә калмады. Нәни укучыларыбыз Саба район балалар китапханәсенә килеп саф хавада журнал һәм китаплар укыдылар, фотозонада истәлеккә фотолар төшеләр. Безнең җәйге уку залына рәхим итегез!!!
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.
Буген 20 июнь көнне Саба район балалар китапханәсенә Шыңар урта мәктәбе лагере "Дуслык" кунакка килде. Алар китапханә белән танышып, китапханә буйлап кызыклы экскурсиядә булдылар, аннары безнең җәйге уку залында төрле журнал һәм китаплар укыдылар.
"Шатлык" балалар бакчасы да безнең җәйге уку залыннан читтә калмады. Нәни укучыларыбыз Саба район балалар китапханәсенә килеп саф хавада журнал һәм китаплар укыдылар, фотозонада истәлеккә фотолар төшеләр. Безнең җәйге уку залына рәхим итегез!!!
Бүген Татарстан Росреестры «Россия» ДТРК төшерү төркеме белән берлектә кичке яңалыклар өчен теплицаларны теркәү буенча сюжет әзерләде. Спикер булып Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева чыгыш ясады.