Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы уен мәйданчыгы, яңа уен корылмалары белән җиһазландырыла.
Саба районы Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыбыз Мөхәммәтгалиев Илдус Фәхретдин улының 60 яшьлек юбилее булып узды.
Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе «Китап киштәләренең хәзинәләре » дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү оештырды. Китап күргәзмәсендә укучыларда иң күп кызыксыну уята торган татар һәм рус әдәбиятының әсәрләре тәкъдим ителде.
Китапханәнең җәйге уку залында тәкъдим ителгән заманча әдәбият аеруча игътибарга лаек иде . Узып баручы хәрбер кеше җәйге китапханәдә куелган китаплар белән таныша алды.
Быел, 2019 елда, Иске Икшермә авыл җирлегендә административ бина төзи башладылар. Бүгенге көндә бина төзелеше тулы куәтенә бара: тышкы төзелеш эшләре тәмамланып, бары тик эчке бизәкләү эшләре генә кала.
Кичә, 2019 елның 18 июнендә, Байлар Сабасы бистәсенең пляж волейболы мәйданчыкларында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 ел сезоны ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының чираттагы уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы, Шәмәрдән зонасы).
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам итә.
На время летних каникул в ООО «Игенче» на основании трудового договора организовано трудоустройство учеников.
20 июнь көнне 16: 00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының актлар залында азык-төлек продуктларын җитештерү һәм аның әйләнеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узачак. Районның азык-төлек продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләрен (вәкилләрен) чакырабыз.
2019 елның 17 июнендә Саба район хастаханэсенен профилактика кабинеты хезмәткәрләре Шакиржанова А.М.,Гатина А.И. Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай " лагеренда ял итүче балаларга наркотиклар һәм спайс куллануның зыяны турында лекция үткәрделәр. Лекцияне барлыгы 84 кеше тыңлады.
Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә ТАССРга 100 тулуга багышланган чараларга әзерлек уңаеннан “Татарстан. Гасырдан гасырга” дип исемләнгән тематик сәгать уткәрелде. Китапханәче, укучыларга республикабыз тарихы, яшәеше, мәдәнияты, йолалары турында сөйләде. Ахмадуллина Л. “ТАССРга 100 ел” дип исемләнгән презентация белән таныштырды.
Укучылар “ТАССР тарихын беләбезме” исемле танып белү викторинасында катнаштылар.
“Бу минем Республикам” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә кузәтү ясалды.