ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда  авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам итә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

На время летних каникул в ООО «Игенче» на основании трудового договора организовано трудоустройство учеников.

     20 июнь көнне 16: 00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының актлар залында азык-төлек продуктларын җитештерү һәм аның әйләнеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узачак. Районның азык-төлек продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләрен (вәкилләрен) чакырабыз.

 

2019 елның 17 июнендә Саба район хастаханэсенен профилактика кабинеты хезмәткәрләре Шакиржанова А.М.,Гатина А.И. Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай " лагеренда ял итүче балаларга наркотиклар һәм спайс куллануның зыяны турында лекция үткәрделәр. Лекцияне барлыгы 84 кеше тыңлады.

Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә ТАССРга 100 тулуга багышланган чараларга әзерлек уңаеннан “Татарстан. Гасырдан гасырга” дип исемләнгән тематик сәгать уткәрелде. Китапханәче, укучыларга республикабыз тарихы, яшәеше, мәдәнияты, йолалары турында сөйләде. Ахмадуллина Л. “ТАССРга 100 ел” дип исемләнгән презентация белән таныштырды.

Укучылар “ТАССР тарихын беләбезме” исемле танып белү викторинасында катнаштылар.

“Бу минем Республикам” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә кузәтү ясалды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел

Сабантуй 2019

Татарстан Республикасының Россия Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре арасында Спартакиада

Сабантуй-2019

Район Сабан туенда Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре милли көрәш буенча лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.

Гәрәев Салават-1 урын 75 килограммга кадәр

Зарипов Ирек-75 кг кадәр 2 урын

Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын

Гәрәев Фәнис-65 килограммга кадәр 2 урын

Зарипов Адель-1 урын 45 кг

Гарипов Язнур-75 килограммнан артык 2 урын.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

12 июнь  көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл ветераны Михайлова Анна Петр кызы билгеләп үтте.  Туган көне белән  Саба муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары М.М. Багманов, Халыкны социаль  яклау идарәсе начальнигы М.М.Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге А.Н.Гараев тәбрикләде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International