Сабантуй 2019

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Сабантуй-ул бөтенхалык күңел ачу һәм бер үк вакытта спорт чарасы, анда профессиональ спортчылар гына түгел, ә тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары да катнаша.

Бәйрәмдә яңа һәм традицион ярышлар да күп үткәрелә. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе традиция буенча ел саен үткәрелә торган, "Әтәчне куып тот" Сабан туеның традицион, нацианаль уенын оештырды һәм үткәрде. Быел мәйданда 14 әтәч уйнатылды. Уенда балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Барлык әтәчләр да үз хуҗаларын тапты, ә иң җитез тотучыларны акчалата бүләкләр дә көтте.

Бәйрәм кунаклары бу традицион ярышны бик җылы кабул иттеләр һәм югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International