7 июль көнне Югары Симет мәдәният йортында " Кладоискатели»уен программасы үткәрелде. Әлеге программада катнашучыларга, маршрут буенча карап, клад табарга кирәк иде. Әлеге уен балаларны коллективта эшләргә өйрәтә. Шулай ук ул балаларда танып-белү кызыксынуы, логик фикерләү, кызыксынучанлык, тапкырлык, фикерләү һәм бердәмлек үсеше максатыннан үткәрелә. Уен гомуми җыелыштан башланды, анда Уеннар үткәрү кагыйдәләре аңлатылды, командалар тәкъдим ителде һәм маршрут битләре бирелде. Командалар 5 сынау уздылар. Билгеле бер күләмдә очко җыеп, кладка юл таптык. Шулай итеп, «Силачи»командасы җиңү яулады. Чара дәвамында кладо эзләүчеләр картиналар җыйдылар, кроссвордлар чиштеләр, шигырьләр иҗат иттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле урыннарда яшерен яфраклар таптылар һәм кладка кадәр барып җиттеләр. «Кладоискатели» уен программасы барышында катнашучылар йөзләрендә бары тик уңай эмоцияләр генә күреп була иде.
Хөрмәтле дин кардәшләр!
2019 елның августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р. И. Заһидуллин юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү планлаштырыла.
Моның белән бәйле рәвештә, сораулар 13.07.2019га кадәр электрон почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз l.shaydullin@tatar.ru, Aygul.Sabir@tatar.ru
Видеоконференцэлемтә үткәрүнең датасы һәм вакыты турында өстәмә рәвештә урнаштырылачак.
2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде ФЗ-422 нче 27.11.2018, анда прописано, дип арендодателей хәзер булырга мөмкин "самозанятым" һәм түләргә генә 3-4% керем белән аренда торак.
Мәсәлән, айга шәхси милек 30000 сумга арендага бирелсә, «үзмәшгуль» сыйфатында теркәлгән физик зат 90 сум күләмендә салым түли. 3-НДФЛ декларацияләгән очракта («үзмәшгуль» сыйфатында теркәлмичә) салым суммасы 390 сум тәшкил итә.
3 июль көнне Шекше мәдәният йортында, Алан-Елга авылы егете Габидуллин Ришат Илшат улын, армия сафларына озату кичәсе оештырылыды. Кичә “Килеп торсын синнән кайнар сәлам!” дип аталды. Монда туганнары, дуслары, классташлары Ришатка изге теләкләрен җиткерделәр, хәерле юл теләделәр.
7 июль көнне «СХП Нырты» җәмгыятенең Арташ бригадасында район башлыгы Рәис Нургалиевич Минниханов һәм авыл хуҗалыгы идарэсе башлыгы Гафур Хасаншин җитәкчелегендә, 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлек һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек нәтиҗәләре турында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г. Ш. Хәсәншин ачып җибәрде.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында “Татарстанда кыр көне - 2019” күргәзмәсе узды.
7 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларда табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре формалаштыру, авылыбыз табигате матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Туган ягыбыз табигате” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.
6 июльдә приютта "Без көчле һәм кыюлар"дигән спорт-уен чарасы оештырылды. Балалар "Нептун" һәм "Кеды" командаларына бүленеп, җитезлек, зирәклек, тизлектә көч сынаштылар. Һәр катнашучы үз командасы өчен борчылды. Көч тигез диярлек иде, әмма "Кеды" командасы 5: 4 исәбе белән җиңү яулады. Афәрин барысы да!!!
Хөрмәтле Саба районы халкы!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу борынгы бәйрәм Россиядә күптән түгел генә торгызылды, ләкин инде халыкның яраткан бәйрәменә әверелде. Ул гаилә тормышының бәхетен, йорт җылысын һәм туган кешеләрнең аралашу шатлыгын гәүдәләндерә.
Россиядә 8 июля официально Ботенроссия семья, ярату, тугрылык коне булып тора. Бу кон семьянын бэхете, тугрылыгынын тормышка ашуында чагыла. 7 июль конне шушы кон унаеннан Олы Арташ авылы клубы хезмэткэрлэре «Знамья семьи – любовь» балалар белэн Садриевлар семьясы белэн очрашу уткэрде. Садриевлар семьясы авылда урнэк семья булып тора.Соныннан истэлек булэге тапшырылды.