Саба гимназиясе укучылары “Татарстанда кыр көне - 2019” күргәзмәсендә катнашты

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында “Татарстанда кыр көне - 2019” күргәзмәсе узды. Әлеге чарада Саба гимназиясе укучыларына катнашу бәхете елмайды. Укучыларга күптөрле экспозицияләр, стендлар тәкъдим ителде, шулай ук республика һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән танышу мөмкинлеге дә туды. Әлеге чара югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирә, моның гаять зур җаваплы эш икәнлен төшендерә, укучыларда авыл җире өчен кирәкле һөнәрләргә кызыксыну уята, хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International