5 май көнне «Сабантуй» спорт комплексы залында "Яшьлек" яшьләр үзәге коллективы бик матур вакыйга уздырды: бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан шигырь бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды һәм катнашучылар арасында Тукайның 140 еллыгына, Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланаган квиз-уен уздырылды!
Катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр:
- шагыйрләрнең биографияләре;
- танылган әсәрләре ;
- язучыларның татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлешләре.
Командалар эрудиция, бердәмлек һәм классик иҗаты белән җанлы кызыксыну күрсәттеләр.
Шигыр бәйгесе нәтиҗәләре буенча "Саба йөзү бассейны" "Милли рухны чагылдырган өчен" диплом белән бүләкләнде
Габдулла Тукай мирасына белем һәм хөрмәт бәйрәме атмосферасы өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!Һәрбер катнашучы үзенең белемнәрен күрсәтеп, залда матур атмосфера тудырды.Без Тукай иҗатын яңа буынга җиткерәбез!Туган тел- иң бөек байлык! 