ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2019 ел
якшәмбе

Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә тулы көчләр белән балалар, яшьләр һәм әти-әниләр өчен гироскутер прокаты эшли. Әлеге заманча транспорт төре белән көннән-көн күбрәк яшьләр кызыксыналар һәм бик теләп киләләр.

6 июль көнне Сабабаш авылында "Авыл көне" бәйрәме оештырылды. Бәйрәмне Мишә авыл җирлеге башлыгы Г.А. Хөрмәт улы ачып җибәрде. Азат Хөрмәт улы авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде, барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Клуб мөдире Нургалиева А.Ф. һәм авыл халкы, Мишә авыл җирлеге белән берлектә кызыклы бәйрәм программасы әзерләп үткәрделәр. Бәйрәм бик зур колач белән узды, төрле конкурсларда барысы да актив катнаштылар. Бәйрәмнең соңгы этабы булып заманча һәм халык биюләре булды. Авыл көне бәйрәм салюты белән төгәлләнде.


6
июль, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара кооперация көне белән котлыйбыз!

   Озак еллар тарихында кулланучылар кооперациясе үзенең тормышчанлыгын раслады, мөһим икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә үз нәтиҗәлелеген практикада раслады. Бүген куәтле конкуренция шартларында эшне тиешле дәрәҗәдә дәвам итә.

Тэги: Бәйрәм белән!

5
июль, 2019 ел
җомга

"Саба аграр көллияте "ДАҺБУ җитәкчесе Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов исеменнән мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү буенча югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Лесхоз мәдәният йорты  фольклор коллективы Болгар шәһәренә сәяхәт итеп кайттылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Россиия Пенсия фонды Идарә хезмәткәрләре арасында IX Спартакиада

Чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы чирлэр мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр

2019 елның 4 нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатындагы паркта  балалар Сабантуе үткәрелде.

"Саба ТКХ күптармаклы җитештерү предприятиесе" АҖ подрядчы оешмасы тарафыннан Саба муниципаль районының Урта Саба авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләр башкарыла

Тэги: Инфраструктура үсеше бүлеге

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ел  саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм  блогерлар  өчен  “Минем җирем – Россия» иҗат  конкурсына  старт бирә. Ул  беренче  мәртәбә  2014  елда  уза,  шушы  вакыт эчендә шул  конкурс  аша   илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга  һәм  актуаль проблемаларга  игътибарны  җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15  меңнән  артык  мәгълүмати  проект узды.   Алраның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә  лаек  булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International