"День села" в деревни Сабабаш

2019 елның 7 июле, якшәмбе

6 июль көнне Сабабаш авылында "Авыл көне" бәйрәме оештырылды. Бәйрәмне Мишә авыл җирлеге башлыгы Г.А. Хөрмәт улы ачып җибәрде. Азат Хөрмәт улы авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде, барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Клуб мөдире Нургалиева А.Ф. һәм авыл халкы, Мишә авыл җирлеге белән берлектә кызыклы бәйрәм программасы әзерләп үткәрделәр. Бәйрәм бик зур колач белән узды, төрле конкурсларда барысы да актив катнаштылар. Бәйрәмнең соңгы этабы булып заманча һәм халык биюләре булды. Авыл көне бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International