Бәйрәм белән! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Саба районы халкы!

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

   Бу борынгы бәйрәм Россиядә күптән түгел генә торгызылды, ләкин инде халыкның яраткан бәйрәменә әверелде. Ул гаилә тормышының бәхетен, йорт җылысын һәм туган кешеләрнең аралашу шатлыгын гәүдәләндерә.

   Саба районында гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ана һәм балаларны социаль яклау, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен күп эшләр башкарыла.

   Гаилә һәм мәхәббәт тормыш чыганагы. Безнең гаиләләрдә балалар туганда без ана булу һәм ата булу бәхетен кичерәбез, чөнки безнең балалар – безнең киләчәгебез. Иң мөһиме – гаиләгезне саклагыз!

   Бу бәйрәм көнендә күп балалы ата-аналарга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

   Һәм, әлбәттә инде, безгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге күрсәткән юбилярлар гаиләсе соклану һәм тирән ихтирамга лаек.

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне — тормышыбыз нигезләре Көне, иң якты һәм ихлас хисләр көне. Барыгызны да котлыйбыз! Гаиләгезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, ышаныгыз. Һәр йортта тынычлык, игелек, шатлык һәм бәхет булсын!

   Мәхәббәт һәм килешеп яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International