Әлеге бәйге мәктәп музейлары эшен күрсәтү өчен мөһим платформа булды, алар тарихи хәтерне һәм мәдәни мирасны саклауда зур роль уйныйлар.
Мамалай «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җиңү көне белән котладылар. Һәлак булган солдатларга багышланган обелиск янына чәчәкләр куйдылар. Ветераннарга багышлап сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
17нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте.
17 май көнне Олы Арташ авыл клубында «Гаилә - тормыш чыганагы» Халыкара гаилә көненә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм концерты булып узды. Бу мөһим вакыйга безнең авылда яшәүчеләрне генә түгел, күрше авылларда яшәүчеләрне дә җыйды, алар бу көннең шатлыгын уртаклашырга килделәр.
Концертны җылы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрделәр, аннан соң сәхнәдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире, Олы Кибәч авыл мәдәният йорты мөдире һәм клуб формированиесе яшьләре чыгыш ясады. Аларның чыгышлары якты һәм эмоциональ булды, алар тамашачыларга бик күп уңай хис-кичерешләр китерде. Бүгенге концерт-якыннарыңа яхшы сүзләр әйтү өчен сәбәп кенә түгел, ә җәмгыятьнең нигезе буларак гаиләнең әһәмиятен кабат ассызыклау мөмкинлеге дә ул.
Ике басу Арташ мәдәният йортының "Хәзинә" хореография коллективы Мари - Эль республикасының Йошкар - Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәгендә узган "Шома бас" Vlll Халыкара фестиваль - конкурсында катнашты. 18 коллектив арасында lll дәрәҗәле лауреат һәм фестиваль Кубогына лаек булды.
2025 елның 20 маенда Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда композитор Ринат Гобәйдуллинга багышланган "Сердәш" татар сәнгате конкурсының гала - концерты булды. Бу концертка матур номер белән сайлап алу этабын узгач "Милләтем-татар минем" номеры белән “Тамчы” вокал - хореография ансамбле чакырылган иде.
Нәтиҗәләр: "ТАМЧЫ" вокал-хореографик ансамбле - ГРАН-ПРИ! (Харрасова Л. А. Свищева Л. А.)
Харрасова Лилия Альберт кызы (вокал - соло) - 1 дәрәҗә Лауреат (концертмейстер Харрасов М .Р.).
Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын конкурс елының уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз!
19 май-күп буыннар өчен балачак, дуслык һәм зур эшләргә әзерлек символы булган көн.
Татарстан Республикасы укучылары арасында иң гади ракета модельләре буенча республика шәхси-команда ярышлары
“Туган җиргә кайтты кайтмаганнар “Хәтер китабы” дигән концерт булып узды