Мамалай «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җиңү көне белән котладылар. Һәлак булган солдатларга багышланган обелиск янына чәчәкләр куйдылар. Ветераннарга багышлап сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.