Җиңел атлетика ярышы

2025 елның 20 мае, сишәмбе

17нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте. 1-11нче сыйныф укучылары кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү буенча үзара көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде:

1-9нчы сыйныфлар арасында:

1 урын - Саба урта мәктәбе

2 урын - Югары Симет урта мәктәбе

3 урын - Икшермә кадет интернат-мәктәбе

1-11нче сыйныфлар арасында:

1 урын - Саба урта мәктәбе

2 урын - Икшермә кадет интернат-мәктәбе

3 урын - Эзмә урта мәктәбе

Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Барыгызны да котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International