17 май көнне Олы Арташ авыл клубында «Гаилә - тормыш чыганагы» Халыкара гаилә көненә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм концерты булып узды. Бу мөһим вакыйга безнең авылда яшәүчеләрне генә түгел, күрше авылларда яшәүчеләрне дә җыйды, алар бу көннең шатлыгын уртаклашырга килделәр.
Концертны җылы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрделәр, аннан соң сәхнәдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире, Олы Кибәч авыл мәдәният йорты мөдире һәм клуб формированиесе яшьләре чыгыш ясады . Аларның чыгышлары якты һәм эмоциональ булды, алар тамашачыларга бик күп уңай хис-кичерешләр китерде. Бүгенге концерт-якыннарыңа яхшы сүзләр әйтү өчен сәбәп кенә түгел, ә җәмгыятьнең нигезе буларак гаиләнең әһәмиятен кабат ассызыклау мөмкинлеге дә ул.