“Туган җиргә кайтты кайтмаганнар “Хәтер китабы” дигән концерт булып узды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

16 май Саба йөзү бассейны, Саба Арена , Сабантуй спорт комплекслары коллективлары тырышлыгы белән Ике басу Арташ мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган “Туган җиргә кайтты кайтмаганнар “Хәтер китабы”на төренеп дигән концерт программасы булып узды. Концертка “Хәтер төенчеге”дигән күргәзмә оештырылды.

   Тамашачыларны матур җырлар һәм биюләр белән котладылар. Аяз Гыйләҗевның “Яра” дигән әсәреннән театрәлләштерелгән өзек һәр тамашачының күңел түренә үтеп керде. Концертның мөһим моменты бер минут тынлык булды, анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларында, махсус хәрби операциядә гомерләрен биргәннәрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International