Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю оештырылды
Лесхоз урта мәктәбендә агымдагы елның 13нче майдан 15нче майга хәтле 8 сыйныф укучылары өчен өйрәнү-кыр җыеннары узды.
"Ватанны саклаучылар" елы уңаеннан Явлаштау авылының Г.Җәлилов урамында яшәүчеләр "Бирнә җыю"йоласы вакытында хәрби тематикага күргәзмә оештырдылар. Барлык катнашучыларга да авыл тормышында актив катнашулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
Шушы көннәрдә Казанда Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре тармагының алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге тарафыннан демонстрацион имтиханнар экспертлары өчен укулар оештырылды. Шул исәптән 2 модуль “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров демонстрацион имтиханнарны оештыруда һәм үткәрүдә баш эксперт буларак укуларда катнашты һәм Сертификатка ия булды.
2025 елның маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар өчен алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган а.в. Тананыхина шәхси эшмәкәрләр кибетендә семинар үткәрделәр.
Шекше төп мәктәбендә “Соңгы кынгырау” бәйрәме
2025 елның 24 маенда Олы Арташ төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.
2025 елның 1 июленнән Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон гамәлгә. Хайванны үз хисабына чипларга кирәк булачак. Саба районында хайваннар өчен чип бәясе 120 сум тәшкил итә, чиплау өчен 100 сум түләргә кирәк булачак.
21 май көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә укучыбыз, Казан театр училищесында белем алган, режиссёр, продюсер, педагог, ”Тантана” премиясе лауреаты,”Габдрахман” кинофильмында төп рольне уйнаган Рафил Галимуллин белән очрашу оештырылды.