Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило:
Штормовое предупреждение о сильной жаре
на территории Республики Татарстан
Днем 31 мая 2025 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается сильная жара +34°.
Сегодня в МБУ ДО «СШ «Саба-Арена» была проведена учебно-тренировочная эвакуация,целью которой было совершенствование знаний и практических навыков сотрудников спортивной школы и сотрудника ЧОО при угрозе совершения террористического акта.
В связи с ремонтом линий электропередач планируется отключение электрической энергии 03 июня 2025 г с 12:00 по 15:00 в н.п. Тимершик, Куюк, К. Меша. Приносим извинения за причиненные неудобства.
В детском саду МБДОУ «Шеморданский детский сад №1 «Экият» есть много хороших и добрых традиций, одна из них-посадка саженцев выпускниками и их родителями.
Проект рекомендаций для граждан, планирующих заключить договор подряда на строительство индивидуального жилья
Футбол - это не только хорошая физическая подготовка, он также закаляет характер, развивает командный дух, делает из ребят настоящих мужчин.
Сохраняя верность традициям предков, 28 мая сотрудники СШ «Саба-Арена» и «Сабантуй» отправилась на главный праздник Сабантуя- сбор подарков. Рано утром около СШ «Саба-Арена» была празднично украшена «повозка», подготовлены корзины для сбора подарков. Установлен шест для завязывания платков и полотенец. Вечером за красиво украшенной телегой шли участники обряда и гармонист в национальных костюмах. Участники шествия с песнями подходили к каждому дому, поздравляя хозяев с наступающим праздником. Получив от них подарки, трижды выкрикивали слова благодарности: «Рахмат!» (спасибо). Праздничное шествие получилось веселым и задорным. Многие односельчане благодарили за возможность окунуться в прошлое, ведь звуки гармони в деревнях слышны все меньше и меньше. Все пели, танцевали, радовались от души.
Среди татар, пожалуй, нет ни одного человека, который бы не знал о существовании Сабантуя.
28 май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм "Без тарихта эзлебез..." иҗади-эзләнү конференциясе үтте.
Әлеге чарада Әбрар ага Кәримуллинны, безнең Саба якларын хөрмәт итеп мөхтәрәм кунакларыбыз - Рабит Батулла, Марсель Галиев, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рамил Мирзаһитов, Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова, Гөләйрәм Зимагорова, Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиевалар да килде. Алар китап укучылар белән очраштылар, иҗади - эзләнү эшләренә бәя бирделәр, Әбрар Кәримуллин турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Кунаклар иң элек Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче китапханә, аның эшчәнлеге, Тукай паркы белән таныштылар. Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары буенча әзерләнгән әдәби чара күренекле якташыбызның ятимлектә үткән сабый вакытын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын, туган ягына булган хисләрен аңларга ярдәм итте,
Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.
Конференциядә катнашучылар ике юнәлештә чыгыш ясадылар. “Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында” юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләнде. Балык бистәсе, Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар да бар иде.
Икенче юнәлеш "Милләтемнең югалмас хәзинәсе”. Китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды. Әлеге юнәлештә 11 эш каралды.
Чыгышларга нәтиҗә ясап, җюри җиңүчеләргә диплом, акчалата бүләк тапшырды. "Тарихың зур, барыр юлың ерак, галиҗәнап Татар китабы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды. Язучылар, китапханәчеләр бергәләп китапны укучыларга җиткерү юллары турында фикер алыштылар.
Нинди генә дәрәҗәләргә, биеклекләргә ирешсә дә, Әбрар Кәримуллин һәрвакыт Сабаныкы булып калды, туган җирен яратып, сагынып яшәде. Ул васыяте буенча туган авылы Чәбия -Чүрчидә җирләнде. Кунаклар Әбрар Кәримуллинның каберенә чәчәкләр салдылар, аның исемен мәңгеләштерү буенча Сабада зур эш алып барылуын билгеләп үттеләр, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Килгән кунаклар танылган якташыбызның туган авылы Чәби Чүрчи авылында Сабантуена бирнә җыю йоласында катнаштылар. Авыл халкы белән бергәләп, җигүле атларга утырып, бирнә җыйдылар, Әбрар Кәримуллин турындагы иң җылы истәлекләрне кадерләп саклаучы авылдашлары белән аралаштылар.
Конференцияне оештыруда уздыруда зур ярдәм күрсәткән барлык мәдәният хезмәткәрләренә - Рафаель Шамсутдинов, Альберт Гузялов, Алмаз Газизов, Айсылу Зарипова, Рәнис Мухаметзянов , Алмаз Батырханов, Илнур Муллахметов, Эльвира Галиева, Гүзәл Газизова, Рамил Шигабиев, Гөлназ Гаффарова, Локманов, Олы Нырты мәдәният йорты, Олы Арташ, Язлы Арташ, Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләренә һәм барлык китапханәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.