ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2025 ел
шимбә

Түбән Шытсу авылында электр челтәрләре станциясе оешмасы тарафыннан иске агач баганалар яңа таш баганага алыштырылды. Эш алга таба да дәвам ителәчәк.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

12 июньдә балаларны яклау көненә багышланган Сабантуй - 2025 балалар бәйрәме узды. Милли уеннар, конкурслар һәм ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Язлы Арташ  АК мөдире аларны сәламләде һәм әти-әниләренең яратуы һәм кайгыртуы, шулай ук сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә, онытылмаслык җәйге ял белән әйләндереп алуларын теләде. Бәйрәм шау-шулы һәм күңелле булды. Елмаюлар һәм искиткеч кәеф, һәм, әлбәттә, онытылмаслык тәэсирләр күп иде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

13
июнь, 2025 ел
җомга

Иләбәр авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Россия көнен Шәмәрдән авылында ретро автомобильләр узышы белән билгеләп үттеләр.

7 июньдә район Сабан туе булып узды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә "балачак"ның нинди матур чоры икәнен искә төшерү дә. 11 июнь көннеиИке басу  Арташ мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, "Күбәк" балалар бакчасы коллективы белән берлектә, «Күбәк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм туганнарына кунакка килгән балалар өчен "Кояшлы балачак доньясы" кече сабантуе үткәрделәр. Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире котлау сүзләре белән ачып җибәрде .соңыннан барысы да әйлән-бәйлән уйнап, балаларның яраткан "Кояшлы ил безнен ил" җырын җырладылар. Соңыннан алып баручылар балаларны "Сабантуй" милли бәйрәменең кызыклы конкурслары һәм хәрәкәтчән уеннары белән күңелләндерделәр. Оештыручылар бәйрәм кунакларына күңелле һәм матур кәеф бүләк иттеләр. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, 12 июньдә Олы Арташ авыл клубында " Россия-ул без!» дип аталган квест-уен узды.
Әлеге чараның педагогик кыйммәте «патриот», «гражданин», «Ватан», «Россия» кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт формалаштыруда һәм үз илең өчен горурлык хисе формалаштыруда иде.
 Уен «Дәүләт символикасы», «Минем Ватаным - Россия», «Рус мәкальләре», «Рус табышмаклары» кебек станцияләр буйлап сәяхәт рәвешендә барды. квестта катнашучы кызларның барысы да җәйге көннәрдә яхшы кәеф алды!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

12 июньдә илебездә бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әверелгән Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Россия-минем илем» дигән патриотик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

12
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Юлбат авыл китапханәсе "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик сәгать үткәрде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International