Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү – хәзерге заман мәктәбенең иң мөһим мәсьәләләренең берсе. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары авылдагы һәйкәл-обелиск территориясен кардан арындырдылар, сугышта һәлак булганнарны искә алырга килүчеләргә һәйкәлгә керергә юл ачтылар. Каһарманнар, алар турында хәтер җуелмаганда,безнең күңелләрдә һәрвакыт исән булырлар. Арабыздан вакытсыз киткән батырларыбызны Җиңү бәйрәмендә генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында һәрдаим искә алсак иде.
28 гыйнвар көнне Сатыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Блокадалы Ленинград "дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан 25 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Холокост корбаннарын искә алу көне"темасына тематик әңгәмә үткәрелде
2022 нче елда илебездә Пионерия оешканга 100 ел була. Шул унайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Пионерга 100 ел!” исеме астында мәдәни-музыкаль җыен үтте. Әлеге чарада укучылар “Пионер кем ул?”, “Ул нинди булырга тиеш?”, “Пионерияның символларын беләсеңме?” дигән сорауларга җавап таптылар. Шулай ук гәҗиттән пионер пилоткасы да ясарга өйрәнделәр.
Бүләк өчен упаковка ясау буенча мастер-класс.
2022 елның 28 гыйнварында Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы булды , аның эшендә Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г. Ш. Хасаншин ,авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
"Игенче" ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З. докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга Һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды, киләсе 2022 елга максатлар Һәм бурычлар куелды.
Җыелышның икенче өлешендә юбилярлар Һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр акчалата премия белән бүләкләнделәр.Люция һәм Рөстәм Закировлар концерты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен музыкаль бүләк булды.

Шәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә янгын куркынычсызлыгы буенча эш тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Бары тик кече яшьтән алган белемнәр генә янгынга каршы таләпләрне белү һәм үтәүдә, кешенең үз-үзен тотышында табигый була ала. 26 гыйнвар көнне балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан 2 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яшь янгын сүндерүчеләр" квест-уены үткәрелде. Балалар төрле кызыклы станцияләр уздылар: "Табышмаклы", "Янгын сүндерәбез", "Ут - дус, ут - дошман", "Уйлап тап ", “Янгын куркынычы тудыручы предметлар". Балалар кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, лабиринтлар уздылар, пазллар җыйдылар, тәкъдим ителгән картиналардан янгын куркынычы тудырган предметларны билгеләп үттеләр. Чара ахырында балалар бик теләп пластилиннан чын янгын сүндерүчеләр әвәләделәр.
23 декабрьдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре съезды булып узды, анда Шекше авыл җирлеге җиңүче дипломы белән бүләкләнде һәм Лада-Нива автомобиле тапшырылды