Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 17 февраль 18 сәгатькә кадәр. 18 февраль 2022 ел.
2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 16-21 метр.
2022 нче елның 12-13 февраль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.
Завод-Нырты урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы , мәктәп китапханәчесе , авыл китапханәчесе белән берлектә " Җан җылысы кирәк кешегә...". Чара танылган татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның 84 яшьлегенә багышланган.
15 февраль- Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә . Шул унайдан, 16 февраль көнне ,Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре , укучылар белән берлектэ, Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Фердинанд Шайдуллинның якты истэлегенә багышланган, урта мәктәп музеенда экскурсиядэ булдылар. “ Афганистан –йөрәк ярам”- дип аталган элеге чарада, укучылар аның армиядән туган якларына , дусларына , әти –әнисенэ язган хатлары, шәхси әйберләре белән таныштылар. Үткәрелгән чараның максаты , балаларда якташыбыз Фердинад Шайдуллин кебек батыр илне яклаучыларга карата горурлык хисе булдыру иде.
2022 елның 14-16 февралендә Мәскәүдә "Бердәм Россия" нең "Яшь Гвардия"сенең X съезды узды. Татарстан Республикасыннан делегат сыйфатында "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев катнашты. Съезд кысаларында 2022-2024 елларда Яшь Гвардия концепциясе кабул ителде һәм өч елга Яшь Гвардия эшче органнары сайланды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ мәгълүматлары буенча килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
сәгать 20дән башлана. 16 февральдә 10 сәгатькә кадәр. 17 февраль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
33 ел элек без Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга ирештек. 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыга . Рәсми версия буенча, бу генерал-лейтенант Борис Громов була. Гаскәрләр Әфганстан һәм Үзбәкстанны тоташтыручы Дуслык күпере буйлап китә. Әфган сугышы 15 меңнән артык совет солдатын – вакытлы һәм профессиональ хәрби, рядовой һәм офицерлар гомерен алган. 54 меңгә якын кеше яраланган, тагын 417се хәбәрсез югалган. Бу-рәсми саннар. 15 февраль көнне без интернатыбызда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган документаль фильм карадык.
Шәмәрдәннең 1нче номерлы "Әкият" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Димитриева Л.Г. Мамадыш шәһәренең 5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында үткән "Ел тәрбиячесе -2022" бәйгесенең зона этабында катнашты. Лилия Габделхәй кызы жюри әгъзалары игътибарына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыка шөгыле күрсәтте һәм «Минем педагогик табышым» дигән темага презентация тәкъдим итте . Лилия Габделхәй кызына уңышлар телибез!
2022 елның 13 февраль көнендә Казан шәһәрендә 2007-2010 нчы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды.