2007-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында дүрт тапкыр дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Р.И. Сафин истәлегенә биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елның 13 февраль  көнендә Казан шәһәрендә 2007-2010 нчы  елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышларда Казан, Тукай, Питрәч районнарыннан һәм Байлар Сабасыннан утыздан  артык спортчы катнашты. Спортчылар  1,2 км һәм 3,6 км дистанциядә көч сынаштылар.  «Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 8 спортчы яклады (тренерлары Шакирҗанов Д.М.).

2007-2008 елгы егетләр арасында (бу категориядә 20 дән артык спортчы) Галимҗанов Ришат җиңү яулады.  2009-2010 елгы егетләр арасында 2 нче урынны Абдуллин Сәрим алды һәм 2 нче разрядны үтәде.

Ирешкән нәтиҗәләре өчен Галимҗанов Ришат биатлон буенча Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International